Татарстан Республикасы – автоном учреждениеләр төзүдә башлап юл салучы

2007 елның 9 апреле, дүшәмбе
2007 елның 6-7 апрелендә Татарстан Республикасы юстиции министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров “Автоном учреждениеләр турында” Федераль законны Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру хакында” ТР Президенты Указын гамәлгә ашыруга багышланган семинар-киңәшмәдә катнашты. Ул “Автоном учреждениеләр турында” Федераль законны эшләүчеләр – Югары икътисад мәктәбе проректоры Б.Л. Рудник һәм Югары икътисад мәктәбе – Мәгарифне үстерү институты Дәүләт идарәсенең гамәли икътисадый тикшерүләр һәм эшләнмәләр үзәге директоры урынбасары  Н.Я. Осовецкая катнашында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең утырышлар залында узды.
Сүз әлеге законны республикабызда гамәлгә ашыруны тәэмин итәчәк норматив хокукый база төзү турында барды.
Семинар-киңәшмәдә С.Н. Столяров доклад белән чыгыш ясады. Анда ул гамәлдәге бюджет учреждениеләренең типын үзгәртү, аларны автоном итеп күчерү максатларыннан ТР башкарма хакимият органнары – Министрлар Кабинеты, тармак министрлыклары тарафыннан кабул ителергә тиешле карарларга кагылышлы, аеруча кыйммәтле күчемсез милек төрләрен билгеләү тәртибе турында, АУ эшчәнлеге хакында хисапларны басу тәртибен раслау турында, аларга теркәлгән милектән файдалану турында сорауларга тукталып үтте. ФЗның 5 ст. нигезендә гамәлдәге дәүләт яисә муниципаль учреждениенең типын үзгәртү юлы белән автоном учреждениеләр төзү аны үзгәртеп кору түгеллекне аңлатты.
Ахырдан Сергей Николаевич Федераль законны эшләүчеләргә Татарстан Республикасында эшләнгән норматив хокукый актлар уңаеннан үз фикерләрен белдерүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Бу Россия Федерациясендә беренчеләрдән булып ТР Хөкүмәте тарафыннан юридик яктан тикшерелгән һәм икътисадый яктан нигезләнгән, РФнең башка субъектлары да үрнәк итеп алырлык документлар бастырырга ярдәм итәчәк.
Семинар-киңәшмәдә ТР юстиция министры М.М. Корманов, ТР мәгариф һәм фән министры Р.Ф.Шәйхелисламов, ТР социаль яклау министры К.Н.Новикова, ТР юстиция министры киңәшчесе А.М. Чашин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Башкарма комитетлары вәкилләре, мәгариф һәм социаль яклау өлкәләрендә Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Семинар-киңәшмәне ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф. Моратов алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International