«Бердәм Россия» партбилетларын тапшыру тантанасы

2007 елның 9 апреле, дүшәмбе
Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конференц-залында ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» ГСП ТТБ сәяси советы секретаре Ф.Х.Мөхәммәтшин республика министрлыклары дәүләт хезмәткәрләренең берничәсенә «Бердәм Россия» партия билетын тапшырды.
Тантана башланыр алдыннан Ф.Х.Мөхәммәтшин Татарстан Рсепубликасының социаль-икътисадый үсеше турында, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге эше турында һәм татарстан “бердәм россиялеләр”енең республикадагы күп кенә социаль әһәмияттәге проблемаларны хәл итүләре турында сөйләде.
Аннары республика парламенты башлыгы партбилетларны ТР юстиция министры М.М.Кормановка һәм аның урынбасары Ә.Б.Сираҗетдиновка, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г.Әхмәтовка һәм аның урынбасарларына, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Ф.М.Фазылҗановка, шулай ук структур бүлекчәләрнең җитәкчеләренә һәм әлеге министрлыкларның белгечләренә тапшырды.
Тантаналы чара тәмамланганнан соң, ТР юстиция министры М.М.Корманов “Яңа гасыр” телеканалына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International