ТР Юстиция министрлыгында ҖҮИ органнарының тапшыру актлары турында мәсьәлә каралды

2007 елның 11 апреле, чәршәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнарының мөлкәти йөкләмәләре буенча тапшыру актларын төзү, имзалау мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләре һәм ТР Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров ачып җибәрде.
Фикер алышына торган мәсьәлә буенча доклад белән ТР юстиция министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы - ТР ЮМның Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышларны оештыру департаменты җитәкчесе И.Х.Миңнегулов чыгыш ясады.
Киңәшмәдә шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының башкарма органнары арасында багланышларны оештыру бүлеге җитәкчесе А.Г.Исхаков һәм ТР финанс министры урынбасары Р.Х.Сөләйманов чыгыш ясадылар. Киңәшмә эшендә ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының, ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгының, ТР Финанс министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International