Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасында судьялар һәм суд участоклары санын арттыру мәсьәләсе буенча РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисенең Беренче урынбасары О.В.Морозов белән очрашты.
Аннары Хөкүмәт йортында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары А. Жуков һәм Татарстан Республикасы Юстиция министры М.М.Корманов очрашуы булды. Анда Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары санын 31 берәмлеккә арттыру турында сүз булды.
Билгеле булганча, “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” Федераль законның (2007 елның 1 гыйнварында көченә кергән үзгәрешләрне исәпкә алып) 4 статьясында билгеләнгәнчә, суд участоклары бер суд участогында 15 меңнән 23 меңгә кадәр халык саныннан чыгып төзелә. Халык саны 15 меңнән ким булган административ-территориаль берәмлекләрдә бер суд участогы төзелә.
Әңгәмә барышында бу мәсьәләдә килешүгә ирешелде һәм киләсе очрашуда суд районнарында халык саны турында статистик мәгълүматларны, җәмәгать судьяларының эш йөкләнешен һәм Татарстан Республикасында судьялар һәм суд участоклары санына тәэсир итә торган башка күрсәткечләр турында сөйләшергә килешенде.
Искә төшерәбез, “Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының һәм суд участокларының гомуми саны турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта карады.
Мидхәт Мәзгутович РФ Дәүләт Думасы Депутаты, Россия юристлары ассоциациясе идарәсе рәисе П.В.Крашенинников белән очрашты. Очрашуда сүз Татарстан Республикасында юристлар ассоциациясе төзү турында, ТРда юристлар ассоциациясенең оештыру съездын үткәрү һәм ассоциациянең структурасын раслау турында барды.