“Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” Россия Федерациясе Законы һәм “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы елына ике тапкыр җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курсларын оештыра.