Автономияле учреждениеләрнең булачак җитәкчеләре белән семинар әзерләү буенча киңәшмә

2007 елның 17 апреле, сишәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында типларын автономияле учреждениеләргә үзгәртүгә кандидатлар булып торучы ТР учреждениеләре җитәкчеләре һәм күзәтчелек советларына рәислеккә уйланылган кандидатлар белән семинар әзерләү һәм үткәрү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды.
Аннары “Автономияле учреждениеләр турында” Федераль законны Татарстан Республикасында гамәлгә ашыруны тәэмин итәчәк норматив хокукый актлар проектын әзерләү мәсьәләсе карап тикшерелде.
Мәсьәләләр турында фикер алышуда автономияле учреждениеләр төзеләчәк республика министрлыклары: финанс, икътисад һәм сәнәгать, мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр, социаль яклау, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International