Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов коллективка министрның яңа урынбасарын тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Ощепков Андрей Александрович Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе итеп билгеләп куелды.
Министрлыкка килгәнче А.А.Ощепков Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокукый идарәсендә эшләгән.