ТР юстиция министры М.М.Кормановның Россия суд эшчәнлеге академиясе белән очрашуы
2007 елның 18 апреле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республткасы юстиция министры М.М.Корманов Россия суд эшчәнлеге академиясе ректоры, юридик фәннәр докторы, профессор, Россия Федерациясенең Атказанган юристы В.В.Ершов белән очрашты. Ул Казанга “Россия Федерациясе Торак кодексын куллануның теоретик һәм гамәли проблемалары” темасына махсус семинар үткәрелү уңаеннан килде.
Очрашу барышында суд системасы хезмәткәрләренең, аерым алганда ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалы белән берлектә ел саен үткәрелә торган Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының һәм аларның аппаратының квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү турында сөйләшенде.