Торак законнары буенча семинар

2007 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе
Ике көн дәвамында, 17-18 апрельдә, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Мәдәни үзәгендә Россия Федерациясе Торак кодексын куллануның теоретик һәм гамәли проблемаларына багышланган махсуслаштырылган семинар узды. Аны Россия суд эшчәнлеге академиясе ректоры, юридик фәннәр докторы, профессор, РФнең Атказанган юристы, отставкадагы федераль судья В.В.Ершов үткәрде.
Хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү кысаларында РФнең яңа Торак кодексы нигезләмәләрен куллануның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышуда җәмәгать судьялары һәм федераль судьялар, ТР Юстиция министрлыгы аппараты хезмәткәрләре, консультантлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, юрисконсультлар һәм бүтән белгечләр катнашты.
Семинарда торак милекчеләре ширкәте турында, күпфатирлы йортлар белән идарә итү турында, торак урыны өчен түләү һәм коммуналь хезмәтләргә түләү йә гражданнарда барлыкка килә торган башка тормышчан мөһим проблемалар белән бәйле суд бәхәсләре турында мәсьәләләр каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International