«Татарстан Республикасында гражданнар җәмгыяте формалашу факторы буларак җирле үзидарә үсеше” темасына конференция

2007 елның 20 апреле, җомга
2007 елның 20 апрелендә «Татарстан Республикасында гражданнар җәмгыяте формалашу факторы буларак җирле үзидарә үсеше” темасына ТР Җәмәгать палатасы һәм ТР Муниципаль берәмлекләр советы оештырган конференция узды. Конференция фәнни-гамәли характерда иде, анда ТР Җәмәгать палатасы, ТР Муниципаль берәмлекләр советы, ТР муниципаль берәмлекләре, ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, министрлыклар вәкилләре һәм галимнәр катнашты.
Конференцияне ачып, ТР Җәмәгать палатасы рәисе И.К. Хәйруллин аның фәнни-гамәли әһәмиятен генә түгел, ә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җәмәгатьчелек арасында үзара хезмәттәшлекнең киңәюендә иҗтимагый-сәяси әһәмиятен дә ассызыклады. 
Конференциядә фикер алышынган сораулар спектры бик киң иде: җирле үзидарәне, гражданнар җәмгыятен үстерү; дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары багланышлары; салым салу һәм финанслау һ.б.
Фикер алышу барышында җирле бюджетларны формалаштыру, шул исәптән җирле үзидарә органнарына бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен финанслау мәсьәләләре күтәрелде.
Конференциядә доклад белән Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе урынбасары – хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру бүлеге җитәкчесе, юридик фәннәр кандидаты Илшат Хәмит улы Миңнегулов чыгыш ясады. Чыгышның темасы Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарына аерым дәүләт вәкаләтләрен бирүне хокукый җайга салу мәсьәләләренә багышланган иде.
Конференция Татарстан Республикасында җирле үзидарә реформасы мәсьәләләре буенча фикер алышулар белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International