РФ торак законнары буенча матбугат конференциясе

2007 елның 20 апреле, җомга
Бүген «Татмедиа» агентлыгының брифинг-залында Россия Федерациясе торак законнарындагы үзгәрешләргә багышланган матбугат очрашуы булды. Аерым алганда, анда РФ Торак кодексына идарәче оешманы сайлау проблемаларына кагылышлы үзгәрешләр турында мәсьәлә каралды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкиле сыйфатында матбугат конференциясендә закон проектлары белән эшләү бүлегенең әйдәүче белгече Е.В.Лопатина катнашты.
Мәсьәлә турында фикер алышуда шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре, журналистлар катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International