ТР юстиция министры М.М.Корманов Казан ратушасында “түгәрәк өстәл” утырышында

2007 елның 21 апреле, шимбә
20 апрельдә Казан ратушасында Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле А.В.Коновалов катнашында “Административ реформа: федераль тәҗрибә һәм аны Россия Федерациясе субъектларында гамәлгә ашыру үзенчәлекләре” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы булды, аны РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе – Россия вице-премьеры С.Е.Нарышкин үткәрде.
Форум эшендә шулай ук РФ Хөкүмәте аппаратының, РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиленең җаваплы хезмәткәрләре, федераль хакимият органнары, ТР Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы, Идел буе федераль округы регионнары хакимиятенең вәкиллекле һәм башкарма тармаклары, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Әлеге чара кысаларында “Дәүләт хезмәте күрсәтүләр: уңайлылык стандартлары, түләүле булу, һәркем файдалана алырлык булу” темасына дискуссия секциясе оештырылган иде.
Секциядә ТР юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасында административ регламентлар кертү тәҗрибәсе турында, әлеге мәсьәләне хәл итүдәге проблемалар һәм аларны хәл итү турында чыгыш ясады.
Административ регламентларны теркәү хезмәте эшенә кертү турында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары бердәм банкының Интернет-версиясе турында һәм Министрлыкның халыкны хокукый агарту мәсьәләләренә кагылышлы планнары турында министр мәгълүматы җыелганнар арасында аерым кызыксыну уятты.
Секциянең эш утырышын С.Е.Нарышкин һәм РФ икътисадый үсеш һәм сәүдә министры статс-секретаре-урынбасары А.В.Шаронов алып барды. Тема турында ТР Президенты М.Ш.Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле А.В.Коновалов һәм “түгәрәк өстәл”дәге башка катнашучылар фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International