ТР Юстиция министрлыгында хезмәт шимбәсе

2007 елның 23 апреле, дүшәмбе
Традиция буенча һәр елның апрель аенда шәһәр халкы, учреждениеләр, министрлыклар, ведомстволар хезмәткәрләре, предприятиеләр эшчеләре, мәктәп укучылары кыштан соң май бәйрәмнәре алдыннан чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен шимбә өмәсенә чыга.
21 апрельдә - шәһәркүләм шимбә өмәсе көнендә - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы ведомстводагы территориаль учреждениеләр хезмәткәрләре белән бергә министр М.М.Корманов җитәкчелегендә территорияләрне һәм биналарны чистартты һәм матурлады.
Министрлыкта эш иртәнге сәгать тугыздан ук башланды: ир-атлар ишегалдын, подвалларны, архивны, гаражларны, газонны һәм бинаны тышкы яктан тәртипкә китерде, ә хатын-кызлар бина эчендә чисталык урнаштырды. Тәрәзәләр юу, шкафлардагы һәм җиһазлардагы тузанны сөртү, гөлләрне күчереп утырту – барысы да хатын-кызлар куллары белән башкарылды. Министрлыкның күп кенә хезмәткәрләре өмәгә балалары белән килгән иде. Яшь гражданнар әниләре белән бергә иҗтимагый-файдалы хезмәткә тартылдылар.
Җыештыру тәмамланганнан соң, барысы да уртак өстәл артына җыелды: хуҗалык хезмәте шашлык белән сыйлады. Минюстта хезмәт шимбәсе җиңел һәм дустанә үтте. Синоптиклар фаразлары буенча яңгыр яварга тиеш иде, әмма табигать шәһәрне матурландыруга һәм шәһәрлеләрнең эш кәефенә теләктәшлек итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International