«Татарстан Республикасында административ реформа турында» брифинг

2007 елның 24 апреле, сишәмбе
Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасында административ реформаның барышы турындагы мәсьәлә хакында фикер алышынган брифингта катнашты.
Сергей Николаевич үз чыгышында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында хакимиятнең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтелүнең административ регламентларын эшләү һәм хокукый җайга салу, гамәлдәге законнарның камил булмавы һәм регламентлар эшләү белән бәйле проблемалар турында сөйләде; норматив хокукый актларга коррупциячеллеккә каршы экспертиза һәм бу мәсьәләне хәл итүдә ТР Юстиция министрлыгының тоткан урыны мәсьәләләренә дә тукталды.
Көн тәртибенә куелган темалар турында фикер алышуда шулай ук Татарстан Республикасы икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры А.Н.Кудрявцева, ТР буенча РФ ФСХ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Л.А.Якунин, ТР буенча Федераль теркәү хезмәте идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Г.А.Абдрахманова, ТР буенча Күчемсез милек объектлары кадастрының федераль агентлыгы идарәсе җитәкчесе О.В. Авакумов, “ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге” ДИ генераль директоры Н.А.Никифоров, журналистлар катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International