ТР Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыруның Республика программасын тормышка ашыру буенча эшче төркем нәтиҗәләр чыгарды
2007 елның 25 апреле, чәршәмбе
2007 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2006 елның 16 октябрендә кабул ителгән 516 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыруның Республика программасын тормышка ашыру буенча эшче төркем утырышы булды. Анда 2006-2008 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыруның Республика программасы чараларын үтәү йомгаклары чыгарылды.
Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәүче киңәшчесе, эшче төркем җитәкчесе урынбасары Е.Н.Гатцук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының Республика программасының төп чараларын башкару буенча эшчәнлеге нәтиҗәләрен яктыртып үтте.
Ул “Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе турында” 2005 елның 8 апрелендә кабул ителгән УП-127 номерлы ТР Президенты Указы белән расланган Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча программалы эшнең өч дәрәҗәсен билгеләде: республика дәрәҗәсе, ведомство дәрәҗәсе, муниципаль дәрәҗә; республика министрлыклары һәм ведомстволары эшчәнлегендә Программаның төп чараларын башкару буенча кайбер кимчелекләрне ассызыклады, аерам алганда 2006 елда үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары биргән хисапларда конкретлаштыру юклыгын күрсәтте.
2006 елга Республика программасын Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан гамәлгә ашыру турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр идарәчәсе С.А.Брусов чыгыш ясады.