2007 елның 23-25 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры, ю.ф.к. М.М.Корманов Россия Федерациясендә, Канада тәҗрибәсен исәпкә алып, закон иҗат итү процессын камилләштерү мәсьәләләренә багышланган конференциядә катнашты. Ул Уфа шәһәрендә Башкортстан Республикасы Корылтаеның Дәүләт Җыены Йортында узды.
Мидхәт Мәзгутович “Федераль закон иҗат итү процессында Россия Федерациясе субъектының закон чыгару органының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең үзара мөнәсәбәтләре” дигән доклад белән чыгыш ясады. Анда сүз РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнарының федераль закон иҗат итү процессында катнашуы һәм аларның Россия Федерациясе Хөкүмәте белән үзара мөнәсәбәтләре турында барды.
Татарстан Республикасыннан конференция эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокукый идарәсе җитәкчесе Р.А. Сәхиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Хокукый идарәсе җитәкчесе Ш.Ш. Яһүдин катнашты.
Конференция Россия Федерациясендә Канада Вәкиллегенең, Канада Юстиция министрлыгының, Канада дәүләт хезмәте мәктәбенең, РФ Дәүләт Думасының, РФ Президентының Дәүләт-хокукый идарәсенең, РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиленең җаваплы хезмәткәрләре, шулай ук Россия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма органнарының хокукый идарәләре һәм Башкортстан Республикасының кайбер министрлыклары вәкилләре катнашты.