Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелган иде.
“Автоном учреждениеләр турында” Федераль законны үтәү өчен эшләнә торган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив-хокукый актлары проектлары турында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров мәгълүмат бирде.
Ведомствоара комитет әгъзалары С.Н.Столяров мәгълүматын белешмәгә алды һәм “Автоном учреждениеләр турында” Федераль законны Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру чаралары турында”, “Татарстан Республикасы автоном учреждениесенә гамәлгә куючының биремен формалаштыру шартларын һәм тәртибен билгеләү турында”, “Гамәлгә куючыларның биремнәрен финанс ягыннан тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы автономном учреждениеләренең финанс чыгымнарының тармак нормативларын һәм мөлкәтләрен тоту нормативларын раслау турында” ТР Министрлар Кабинетының эшләнгән карарлары проектларын раслады.
Югарыда күрсәтелгән проектларны ТР Президенты Аппаратының Дәүләт-хокукый идарәсендә кабат караганнан соң, алар ТР Министрлар Кабинетына юнәлдереләчәк.
2007 елга Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Закон проектлары белән эшчәнлек планына Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары кушылу тәкъдимнәре турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады.
Мәгълүмат игътибарга алынды. Комитет әгъзалары бу мәсьәләгә киләсе утырышларда әйләнеп кайтырга, закон проектларын эшләүчеләрне дә тартырга карар иттеләр.
ТР Юстиция министрлыгына Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Закон проектлары белән эшчәнлек планына һәм ТР Дәүләт Советының Закон проектлары белән эшләүнең якынча планына кертелгән закон проектларын эшли торган министрлыкларны контрольдә тотуны көчәйтү йөкләнде.
Закон чыгару башлангычы хокукы субъекты булып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты торган өлешендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2007 елда Закон проектлары белән эшләүнең якынча планын үтәү барышы турында мәгълүматны шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов тәкъдим итте. Мәгълүмат яклау тапты һәм белешмәгә алынды.
“Татарстан Республикасында уңайлы инвестицион климат тудыру буенча тәкъдимнәр турында” сорау белән ТР икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары, Икътисадый һәм социаль тикшерүләр үзәге директоры А.Н.Кудрявцева чыгыш ясады.
Комитет әгъзалары “Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында” ТР законы проектын, Ведомствоара комитет әгъзалары тәкъдим иткән күрсәтмәләрне исәпкә алып, эшләп бетерергә җибәрергә карар итте.
“Татарстан Республикасы территориясендә гомуми файдаланудагы автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар йөртүне оештыру турында” Татарстан Республикасы Законының
10 статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында мәгълүматны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары А.А. Галиәхмәтов тәкъдим итте. Мәгълүмат яклау тапты һәм белешмәгә алынды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Регламенты нигезендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына закон проектын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кертү тапшырылды.
“Татарстан Республикасында чит ил инвестицияләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министры Х.М.Салихов җиткерде.
Бу закон проектын эшләп бетерү белән бәйле, Вице-премьер Р.Ф.Моратов 2007 елның 28 апреленә ТР Сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министрлыгыннан, ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгыннан аны эшләүчеләр белән очрашу билгеләде.
“2007 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында”, “Оешмалар мөлкәтенә салым турында Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты хакында”, “Транспорт салымы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында” мәсьәләләре көн тәртибеннән төшереп калдырылды, алар инде ТР Министрлар Кабинеты каравына кертелгән.
Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты кабул иткән карарлар үтәлеше турында мәгълүматны Ведомствоара комитет секретаре С.Г.Белякова тәкъдим итте. Анда Татарстан Республикасының Буа, Югары Ослан, Ютазы муниципаль районнары җитәкчеләренең Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты карарларын тиешенчә үтәмәүләре турында тәнкыйть китерелде.