Юстиция министры урынбасары А.А. Ощепков Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында коллегия утырышында

2007 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе
2007 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А. Ощепков Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Анда 2007 елның беренче кварталында республиканың төзелеш һәм торак-коммуналь комплекслары эше нәтиҗәләре чыгарылды һәм киләсе кварталга бурычлар билгеләнде.
Төп доклад белән төзелеш министры М.Ш. Хөснуллин чыгыш ясады. Коллегиядә файдалануга тапшырылган торак күләме буенча саннар әйтелде. «Татарстанстат» мәгълүматлары буенча, 2007 елның беренче кварталында 402,5 мең кв.м. гомуми мәйданда торак гамәлгә кертелгән.
Коллегия әгъзалары шулай ук күпфатирлы йортларда уртак мөлкәткә капиталь ремонт ясау буенча чараларга дәүләт ярдәменә кагылышлы мәсьәлә турында фикер алышты.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр хакында фикер алышуда Татарстан Республкасы Премьер-министры Р.Н. Миңнеханов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International