Муниципаль берәмлекләр советының икенче съездына әзерлек башланды

2007 елның 27 апреле, җомга
Бүген Казан Кремленең “Эрмитаж” музее бинасында Муниципаль берәмлекләр советының икенче съездына әзерлеккә багышланган киңәшмә үтте, аның эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов һәм ТР юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А. Ощепков катнашты.
Юстиция министры киңәшмәдә катнашучылар алдында доклад белән чыгыш ясады, анда ТР Ютиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җирле үзидарә органнары белән башкара торган эш турында мәгълүмат тәкъдим ителде.
Аерым алганда, ул киләчәктә муниципаль хокукый актларны теркәү белән бәйле, Татарстан Республикасы территориясендә автоном учреждениеләр төзү, җирлекләрнең башка республикалар һәм өлкәләр территориясе буйлап үтә торган чикләре мәсьәләләренә кагылды; тапшыру актларын төзүдә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча Министрлык эше турында, административ комиссияләр, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр белән багланышлар турында, ҖҮИОның вазыйфаи затлары белән укулар үткәрү турында сөйләде, шулай ук муниципаль берәмлекләр органнары белән киләчәктә эшләү планнары турында сөйләде һәм киңәшмәдә катнашучылар сорауларына җавап бирде.
Киңәшмәдә чыгыш ясаган министр урынбасары А.А. Ощепков “Җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” ФЗ нигезләмәләренә: Татарстан Республикасында ҖҮИОна дәүләт вәкаләтләре бирү турында мәсьәләләргә тукталды (моның белән бәйле республикада 14 закон кабул итлде); архив эшләренә һәм медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы ТР законы проекты турында сөйләде; нотариаль гамәлләр кылу буенча вәкаләтләр шулай ук ҖҮИОна бирелә алу мөмкинлеген, ә опека һәм попечительлек органнары вәкаләтләре 2008 елның гйнварыннан дәүләт хакимияте органнарына күчүен искә тшереп үтте.
Киңәшмә эшендә муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм аларның урынбасарлары (Советлар буенча), ТР Президенты Аппаратының, ТР Дәүләт Советының, ТР Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмәне ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе М.З.Шакиров алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International