Семинарның максаты – төбәктә ювеналь юстицияне үстерү. БМОның балигъ булмаганнарга мөнәсәбәттә суд эшчәнлеге алып баруның минималь стандарт кагыйдәләре ювеналь юстицияне балигъ булмаганнар эшләре буенча суд эшчәнлегенең аерым бер системасы буларак билгели. Моның белән бәйле, суд-хокук системасын үзгәртеп кору юнәлешләренең берсе буларак балигъ булмаганнар эшләре буенча махсуслаштырылган система төзү карала.
Семинарны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Р.Г. Вәгыйзов һәм “Суд-хокук реформасы” Иҗтимагый үзәге директоры (Мәскәү ш.) Р.Р.Мәһсудов алып барды.