Суд хакимиятенең ММЧ белән багланышлары мәсьәләләре буенча киңәшмә

2007 елның 28 апреле, шимбә
2007 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Конституция суды бинасында Татарстан Республикасының Судьялар советы утырышы булды. Анда суд хакимиятенең массакүләм мәгълүмат чаралары, дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлары турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары А.Б.Сираҗетдинов катнашты.
Татарстан Республикасының Судьялар советы ТР Юстиция министрлыгына «Татмедиа» Агентлыгы белән бергә массакүләм мәгълүмат чаралары судлар һәм суд процесслары эшен процессуаль законнар күзлегеннән дөрес итеп яктырту максатыннан журналистлар өчен укулар оештырырга тәкъдим итте. Көн тәртибе турында фикер алышуда дәүләт хакимияте органнары, җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International