Эшләр идарәчесе С.А.Брусовның күчмә кабул итүе

2007 елның 28 апреле, шимбә
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов Алексеевск ш.т.п.та гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Халык төрле проблемалар, шул исәптән социаль мәсьәләләр һәм җирләрне теркәү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте.
Кабул итүгә барлыгы Алексеевск ш.т.п.ның 6 кешесе килде.
Кабул итү барышында Министрлыкның эшләр идарәчесенә төгәл хокукый ситуацияләр белән генә түгел, ә гамәлдәге законнарны аңлатып бирүен сорап та мөрәҗәгать иттеләр. Аерым алганда, Максимов Ю.П, бюджет тармагы хезмәткәре һәм социаль ипотека буенча фатир алган кеше буларак, законнардагы түләүләрне җайга сала торган үзгәрешләр һәм яшь гаиләләр өчен ваклап түләүнең артуы белән кызыксынды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты компетенциясе, аерым алганда муниципаль законнардагы үзгәрешләр, сайланулы муниципаль вазыйфаларны биләп торучы затларның статусы турында, җирлек уставы, җирлекнең бюджетын формалаштыру турында һәм башка сораулар бирелде.
ТР Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов белән бергә кабул итүне Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментының ТР Алексеевск муниципаль районы буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты О.И.Равина да алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International