ТР Министрлар Кабинеты утырышына әзерлек буенча эш киңәшмәсе

2007 елның 3 мае, пәнҗешәмбе
2007 елның 3 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында узган эш киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы каравына “Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары багланышлары регламентын раслау турында” 2006 елның 8 августында кабул ителгән ПУ-290 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указын гамәлгә ашыру барышы хакында” мәсьәләсен әзерләү планы тикшерелде.
Киңәшмәдә кереш сүз белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков чыгыш ясады.
Планны гамәлгә ашыру барышы турында доклад белән Департамент җитәкчесе урынбасары - хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар бүлеге җитәкчесе И.Х.Миңнегулов чыгыш ясады. Ул киңәшмәдә катнашучылар игътибарын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 5 декабрендә кабул ителгән 563 номерлы карарында расланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышларын әзерләү һәм үткәрү кагыйдәләрен саклауга җәлеп итте.
Киңәшмәдә ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, шулай ук федераль башкарма хакимиятнең территориаль органнары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International