ТР Юстиция министрлыгында муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә

2007 елның 4 мае, җомга
Бүген ТР Юстиция министрлыгында “Муниципаль районнарның (шәһәр округларының) административ комиссияләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләре, опека һәм попечительлек комиссияләре (опекун советлары) эшчәнлегенең гамәли мәсьәләләре” дигән темага семинар-киңәшмә үтте. Анда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең (шәһәр округларының) башкарма комитетлары җитәкчеләре чакырылган иде.
Семинар-киңәшмәне ачып, юстиция министры М.М.Корманов җирле үзидарә органнарына бирелгән дәүләт вәкаләтләре һәм муниципаль берәмлекләр тормышында административ йә бүтән комиссияләр роле яктылыгында аның гамәли әһәмиятен ассызыклады.
Чарада ТР Югары суды судьясы М.М.Хәйруллин, ю.ф.к., Казан дәүләт университеты доценты Р.И.Тарнапольский, башкарма комитетны административ контрольдә тотуны координацияләү идарәче җитәкчесе – Казан шәһәр округы административ комиссиясе рәисе Г.Х.Гыйсмәтуллина, ТР Министрлар Кабинетының Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре М.А.Гладовская катнаштылар.
Мәсьәлә турында фикер алышуда ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары А.К Зиннуров, ТР социаль яклау министрының беренче урынбасары Э.Ә.Маврина, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш педиатры Г.Р.Яруллина катнаштылар.
Семинар-киңәшмәдә фикер алышынган мәсьәләләр спектры административ хокук бозулар турында эшләрне карап тикшерү практикасы, административ комиссиянең административ хокук бозуларны профилактикалауда катнашуы, Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләр эшчәнлеге, шулай ук муниципаль районнарның (шәһәр округларының) опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге белән бәйле иде.
Башкарма комитетлар җитәкчеләре катнашучылар чыгышларын кызыксынып тыңладылар һәм бүгенге көн өчен әһәмиятле күп сораулар бирделәр. Семинар тыңлаучыларның комиссияләр эшчәнлеген оештыру белән кызыксынуы аңлашыла да. Татарстан Республикасы Вице-премьеры Р.Ф.Моратов сүзләренә караганда, “административ комиссия районда башка комиссияләр арасында төп урынны алып тора, шуңа күрә гамәлдә аны муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре җитәкләячәк”.
Семинар-киңәшмә муниципаль районнарның опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алышу белән тәмамланды.
Семинар эшендә ТР Министрлар Кабинетының дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары багланышларын оештыру бүлеге җитәкчесе А.Г.Исхаков катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International