Татарстан Республикасында автономияле учреждениеләр оештыру мәсьәләсе буенча матбугат очрашуы

2007 елның 5 мае, шимбә
Кичә Татарстан Республикасының «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашында матбугат очрашуы булды. Анда Татарстан Республикасында автономияле учреждениеләр оештыру буенча проектлар төзү һәм аларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.
Сергей Николаевич “Автономияле учреждениеләр турында” 2006 елның 3 ноябрендә кабул телгән 174-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләренә аңлатма бирде һәм  автономияле учреждениеләрнең хокукый үзенчәлекләре турында, шул исәптән автономияле учреждениеләрнең хокукый статусы һәм мөлкәте, аларны төзү юллары, үзгәртеп кору һәм юк итү рәвешләре турында сөйләде, шулай ук журналистлар сорауларына җавап бирде.
Матбугат очрашуында шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Ю.Д.Якубов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Д.М.Мостафин, ТР мәдәният министры урынбасары Л.В.Кузьмина, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ә.Ә.Гыйлманов катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International