ТР Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы

2007 елның 8 мае, сишәмбе
2007 елның 8 маенда ТР Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгы Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментының Азнакай муниципаль районы буенча шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлеге консультанты дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга Министрлыкның конкурас комиссиясе утырышы үтте.
Бәйгедә ике дәгъвачы катнашты.
Азнакай муниципаль районы буенча вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурста югары юридик белеме һәм юридик белгечлек буенча эш стажы булган Исламов Илшат Әхәт улы җиңде.
Шул ук көнне ТР Тәтеш муниципаль районы җәмәгать судьясы аппараты консультанты һәм Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районының 2 нче суд участогы секретаре Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләп торуга Министрлыкның конкурас комиссиясе утырышы булды. Тәтеш муниципаль районы буенча вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурста Гатауллин Айрат Равил улы, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы буенча Рәхмәтуллина Айгөл Хәлил кызы җиңделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International