Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча республика советының коррупциягә каршы экспертиза комиссиясе утырышы
2007 елның 8 мае, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча республика советының коррупциягә каршы экспертиза комиссиясе утырышы булды.
Утырышта “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру турында” мәсьәләсе буенча Республика советы утырышына материаллар әзерләү мәсьәләсе каралды.
Алда торган эш белән бәйле, Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча республика советының эшче төркеме төзелгән иде, ул Совет утырышына материаллар әзерләүне тормышка ашырачак, төркемнең эш планы проекты һәм экспертиза үткәрү барышында өйрәнелергә тиешле мәсьәләләр исемлеге әзерләнгән.
Эш документлары проектларын Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча республика советы рәисе – ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Ю.З.Камалтынов раслаганнан соң, эшче төркем эшкә тотыначак.