Барысын да исеме белән искә алыйк...

2007 елның 8 мае, сишәмбе
Бүген, Бөек Җиңү көне алдыннан, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, инде традиция буенча, Министрлыкның элекеге җитәкчеләре – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре каберләрендә булдылар, чәчәкләр салдылар.
Җиңү Көненә, бер үк вакытта шатлыклы да, моңсу да булган бәйрәмгә тирән хөрмәт белдереп, безнең өчен ирек яулаганнарга йөрәкләребездә һәрвакыт урын булыр.
 
Нацибуллин Ярулла Насыйбулла улы – 1950 елдан 1957 елга кадәр Татар АССРы юстиция министры. 1941 елның июненнән Җиңү көненә кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан.  
Сәламәтлеге торышы сәбәпле запастагы майор званиесендә Совет Армиясе сафларыннан 1945 елның декабрендә демобилизацияләнгән.
Сугышчан билгеләр белән бүләкләнгән:
1941 елда “Почет билгесе” ордены, II дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены, “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены, "Кинегсбергны штурмлаган өчен” медале.
 
Хәлиуллин Бәйрәмгали Хәлиулла улы – Татар АССРы юстиция министры урынбасары. РСФСРның Атказанган юристы.  
1937 елдан 1947 елга кадәр  Бәйрәмгали Халиулла улы Совет Армиясендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы елларында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Федоров берлегендәге партизаннар отряды командиры була. Сугышчан бүләкләре бар:
“Сугыш Кызыл Байрагы” ордены  (1943),
“Ленин” ордены (1944),
I дәрәҗә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы партизанына” медале (1944),
“1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале  (1945).
“Будапештны алган өчен” медале (1945),
“Праганы азат иткән өчен” медале  (1945),
“Японияне җиңгән өчен” медале (1945).
 
Бурда Петр Денисович, Татар АССРы юстиция министры урынбасары.  1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнашкан. Кавалерия полкы командиры, танк командиры булган. 
 
Таҗетдинов Әнәс Габдулла улы – 1971 елдан 1987 елга кадәр Татар АССРы юстиция министры. Татар АССРының атказанган юристы. Тарих фәннәре кандидаты. Тыл хезмәтчәне.
“Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнгән (1967), (1981);
ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән (1977);
ТАССР Обкомының Мактау грамотасы белән (1987)  һәм “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International