1 майда Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары башлангычы белән Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәйрия елы кысаларында республика инвалидларын инвалид коляскалары белән тәэмин итү буенча акция старт алды.
Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңү көне алдынннан республика Хөкүмәте әгъзалары үз акчаларына коляскалар сатып алырга һәм аларны мохтаҗларга, барыннан да элек Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, шулай ук инвалид балаларга һәм социаль өлкә учреждениеләренә тапшырырга карар итте. Коляскаларны тапшыру 8-9 май көннәрендә, ТР Хөкүмәте әгъзалары традиция буенча районнарга чыкканда булды.
Бу изге эшкә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге дә үз өлешен кертте. Җиңү көне алдынннан Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов “Идел” инвалидларны социаль реабилитацияләүнең республика үзәгендә булды һәм анда реабилитация үтүче мохтаҗ инвалид балаларга 4 инвлид коляскасы бүләк итте, 1 колясканы Инвалидларны социаль реабилитацияләү үзәгенә тапшырды.
Юстиция министрлыгының хәйрия миссиясе моның белән генә тамамланмый. Хәйрия елында Министрлык коллективы Яшел Үзән балалар йортын шефлыкка алды. Беренче кварталда балалар йортының исәп-хисап счетына Министлык хезмәткәрләренең бер көнлек хезмәт хакы күчерелде инде. Ул 44,3 муң сум тәшкил итте. Юстиция министрлыгы коллективы бу акцияне 2007 ел дәвамында квартал саен үткәрергә карар итте. Балалар йортына хезмәткәрләрдән җыелган китаплар, спорт инвентаре, татлы кайнатмалар җибәрелде, бүлмәләрне җыештыруны оештыру өчен чистарту һәм юу чаралары, хуҗалык инвентаре сатып алынды.
Балалар коллективының теге яки бу ярдәмгә мохтаҗлыгын белү өчен Министрлык коллективы балалар йорты җитәкчесе С.Киселева белән даими тыгыз элемтәдә тора. Мәктәптә укулар тәмамланганнан соң балалар Министрлык хезмәткәрләрен үзләренә кунакка чакыра. Балалар коллективы белән дуслык җепләре бәйләнеп килә. Шефлары, әлбәттә, буш кул белән килмәсләр. Инде бүләкләр һәм котлауларны әзерли дә башлаганнар.