«Автономияле учреждениеләр турында» Федераль закон буенча семинар

2007 елның 11 мае, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә типлары үзгәртелергә мөмкин булган Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре һәм автономияле учреждениеләрнең күзәтчелек советлары рәисләренә күз алдында тотылган кандидатлар белән семинар узды. Аңа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Социаль яклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы учреждениеләре җитәкчеләре чакырылган иде.
Сүз «Автономияле учреждениеләр турында» Федераль законның төп нигезләмәләре һәм әлеге законны Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыру турында барды.
Семинарны ачып, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов фикер алышу өчен тәкъдим ителгән теманың актуальлеген билгеләп узды. Ул нигезендә Россиядә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр белән беррәттән яңа тип – автономияле учреждениеләр барлыкка киләчәк «Автономияле учреждениеләр турында» Федераль закон кабул итүнең сәбәпләрен һәм максатларын аңлатып күрсәтте.
Федераль закон белән җайга салына торрган мөнәсәбәтләр, автономияле учреждение эшчәнлегенең характеристикасы һәм төрләре, гамәлдәге кайбер дәүләт (муниципаль) учреждениеләрнең тибы үзгәрүнең хокукый үзенчәлекләре турында, шулай ук Татарстан Республикасы мөлкәтенең милекчесе буларак ТР Министрлар Кабинеты вәкаләтләре турында исә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров һәм ТР Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Л.И.Ибраһимова сөйләде.
Пленар утырышта шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы, ТР ИСТҮ белгечләре чыгыш ясады.
Төшке ашка тәнәфестән соң, семинар тыңлаучылары секцияләргә бүленеп укыдылар һәм нәтиҗәләр чыгардылар.
Семинарны ТР Юстиция министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International