Департамент йомгак ясады

2007 елның 14 мае, дүшәмбе
2007 елның 11 маенды Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментының 2006 елдагы һәм 2007 елның 1 кварталындагы эшенә йомгак ясауга багышланган эш киңәшмәсе булды.
Кереш сүз белән Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады.
Ул Департамент белгечләренең игътибарын җирле үзидарә реформасының берничә актуаль проблемасына, аерым алганда күчеш хәле мәсьәләләренә, җирле үзидарәне территориаль оештыру принципларына, муниципаль хокукый актлар әзерләү мәсьәләләренә юнәлтте. М.М.Корманов Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары белән җирле үзидарә органнарының аларга хокукый ярдәм күрсәтү буенча багланышлар үзенчәлекләрен билгеләп узды.
Киңәшмә эшен министр урынбасары - Хокукый мәьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков алып барды.
Департамент җитәкчесе урынбасары И.Х.Миңнегулов үз чыгышында Департамент белгечләренең эшен оештыру, федераль башкарма хакимият органнары сораган мәгълүматны вакытында бирү мәсьәләләренә кагылып узды. Шулай ук белгечләрнең билгеле бер профессиональ үсеше билгеләп үтелде. Киләчәктә дә квалификация дәрәҗәсен камиләштерүне дәвам итәргә дигән теләк әйтелде.
Татарстан Рсепубликасы Юстиция министрлыгының стуктур бүлекчәләре җитәкчеләре белгечләр алдында ясалган үз чыгышларында башкарма органнар һәм җирле үзидарә органнары арасындагы багланышлар барышында барлыкка килүче сорауларга җавап бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International