Машиналары кар җыештыру өчен киртә булып торган автомобиль хуҗаларын төбәкләр штрафка тарта алачаклар

2010 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе
РФ субъектлары үз законнары белән кышкы сезонда машиналарны парковкалауны чикли алачаклар. 21 гыйнвар көнне REGNUM мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе хәбәр иткәнчә, “Юл хәрәкәте иминлеге турында” Федераль законның 14 статьясына үзгәреш кертү хакында” закон проектын РФ Дәүләт Думасына Федерация Советы әгъзасы Виктор Евтухов керткән.
Закон проектын тәкъдим итүчеләр фикеренчә, мондый вәкаләт кышкы сезонда кар күп яву сәбәпле кирәк, чөнки кар җыю техникасы күпчелек очракта юл буйларында калдырылган машиналар аркасында юлларны чистарта алмый.
Шул рәвешле, РФ субъектлары юлларны кардан чистартуга киртә тудырган автомобиль хуҗаларына штраф сала алачаклар.
 
www.regnum.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International