Юриспруденция өлкәсендә Гавриил Романович Державин исемендәге премиягә республика конкурсына документлар кабул итү соңгы этабына якынлаша. Дәгъвачылар 2026 елның 23 маена кадәр гариза бирә ала. Бу хакта киңәшмә барышында юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик искәртеп узды.
Премия ел саен хокук өлкәсендә киң җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, рус һәм (яки) татар телләрендә иҗат ителгән һәм Державин иҗатын популярлаштыруга юнәлдерелгән фәнни тикшеренүләр - монографияләр авторларына бирелә. Приз фонды - 200 мең сум.
Премиягә дәгъва итүчеләрне республика башкарма хакимият органнары, дәүләт структуралары, фәнни-тикшеренү институтлары, мәгариф учреждениеләре, мәдәният оешмалары һәм муниципаль берәмлекләр күрсәтә ала.
Гаризаларны рәсмиләштерү тәртибен ачыклау һәм конкурста катнашу мәсьәләләре буенча консультация алу өчен телефон номеры: +7 (843) 222-60-51.