ТР Юстиция министрлыгы белгечләренең квалификациясен күтәрү

2007 елның 15 мае, сишәмбе
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә дәүләт хезмәткәрләре квалификация күтәрү хокукына һәм әлеге хокукны гамәлгә ашыру мөмкинлегенә ия.
Агымдагы елның апрелендә ТР Юстиция министрлыгының норматив хокукый актларның бердәм банкы бүлеге һәм ТР ЮМның Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты белгечләре Мәскәүдә узган идарә итүнең актуаль һәм инновацион мәсьәләләре буенча махсуслаштырылган семинарда укып кайттылар. Аны Россиянең кече һәм урта шәһәрләре ассоциациясе оештырды.
Семинарның уку-укыту планына җирле үзидарә өлкәсендә закон чыгару базасын камилләштерү һәм аны үстерү перспективалары, муниципаль берәмлекләрнең территорияләрен үстерүгә комплекслы якын килү, муниципаль районнар һәм җирлекләрнең милкен чикләү, муниципаль берәмлекләрнең җир ресурслары белән идарә итү һәм башка темалар, шулай ук җирле үзидарә реформасының барышы турында мәгълүмат кертелгән иде.
Семинарда уку РФ Региональ үсеш министрлыгы һәм мәскәү югары уку йортлары укытучылары катнашында үтте.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International