Эксперт советы әгъзалары “Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында” һәм “Депортацияләнергә яисә Россия Федерациясеннән читкә административ куылырга тиеш чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны вакытлыча тоту өчен махсус учреждениеләр төзү тәртибе турында” Татарстан Республикасы законнары проектларын хупладылар һәм югарыда күрсәтелгән проектларны Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышына алга таба карап тикшерү өчен җибәрергә дигән карар кабул иттеләр.
«Татарстан Республикасында чит ил инвестицияләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты турында Татарстан Республикасы сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министры Х.М.Салихов җиткерде.
Фикер алышудан соң, эксперт советы әгъзалары ТР Сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министрлыгына ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы белән бергә югарыда күрсәтелгән закон проектын эксперт советы утырышында телгә алынган күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып эшләп бетерергә һәм Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты каравына соңгы редакциядә кертергә йөкләде.