Муниципаль берәмлекләр органнарына Юстиция министрлыгы ягыннан хокукый ярдәм

2007 елның 17 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкын формалаштыру ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора. Министрлыкка бу функция “Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы турында” 2002 елның 8 маендагы ПУ-352 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән йөкләнгән.
2006 елда Министрлыкка 3767 рәсми документ кергән һәм карап тикшерелгән (2005 елда – 2380), 3660 бәяләмә әзерләнгән, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкына 2593 рәсми документ (2005 елда – 1684) кертелгән.
Җирле үзидарә органнарыннан 2526 акт кергән, шулардан 1741 норматив хокукый акт Бердәм банкка кертелгән.
Әлеге сан керүче һәм карап тикшерелүче норматив хокукый актлар санының күпкә артуы һәм мөнәсәбәтләрне норматив җайга салу буенча эшнең, аеруча муниципаль дәрәҗәдә активлашу турында сөйли.
2007 елның 1 кварталында ТР Юстиция министрлыгына ТР норматив хокукый актларының бердәм банкына кертү өчен 883 документ кергән. Бердәм банкка 716 кертелгән, шул исәптән 510 - муниципаль берәмлекләрнең норматив хокукый актлары.
ТР НХАның бердәм банкын формалаштыру һәм алып бару өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына норматив хокукый актларны җибәргәндә тууычы сорауларны хәл иткәндә методик ярдәм күрсәтү максатыннан, бердәм банк бүлеге белгечләре республиканың муниципаль берәмлекләренә чыгалар, анда исә урында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле һәм башкарма-җитәкчелек итү органнарына, шулай ук җирле үзидарәнең бүтән органнарына норма иҗат итү эшчәнлеген оештыруда һәм Бердәм банкта урнаштыру өчен муниципаль хокукый актларны сайлап алуда булышалар.
2007 елның апрелендә әлеге максат белән Менделеевск, Тукай һәм Әгерҗе муниципаль раоннарында булдылар. Башкарылган эш барышында ТР Юстиция министрлыгына җибәрелергә тиеш норматив хокукый актлар ачыкланды. Моңа бәйле рәвештә вазыйфаи затларга бердәм банкка җибәргәндә НХАга карата таләпләр һәм кабул ителгән документның норматив характерын билгеләү тәртибе аңлатылды.
ТР Юстиция министрлыгының ТР норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгечләре, гамәлдәге законнарга каршы килүче законсыз хокукый актларны куллануны кисәтү максатыннан, андыйлар очраган очракта, законсыз НХАны законнарга туры китерергә дигән тәкъдимнәрен бирделәр.
«Гарант – Софт» компаниясе җитәкчелеге ярдәме белән 2006 елда Интернет челтәрендә 3000 нан артык Татарстан Республикасы норматив хокукый актын эченә алган ТР норматив хокукый актларының бердәм банкының электрон версиясе урнаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International