Коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча РФ Юстиция министрлыгы вәкаләтләре турында

2010 елның 8 феврале, дүшәмбе
«Норматив хокукый актларның һәм норматив хокукый актларның проектларының коррупциягә каршы экспертизасы турында» Федераль законны кабул итү белән бәйле рәвештә РФ Президентының 18.01.2010 елдагы Указы белән Россиянең Юстиция министрлыгы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча РФ Президентының кайбер указларына үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешләр белән, аерым алганда, хокуый экспертиза үткәргәндә башкарма хакимиятнең федераль органнары, башка дәүләт органнары һәм оешмалар тарафыннан эшләнә торган РФ Президенты указлары проектларының, РФ Хөкүмәте карарларының коррупциягә каршы экспертизасын үткәрү буенча Министрлык вәкаләтләре ныгытылган.
Моннан тыш, Россиянең ЮМ гражданнарның хокукларына һәм бурычларына кагылучы актларның коррупциягә каршы экспертизасын үткәрә. Сүз шулай ук Россиянең Пенсия Фонды, Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды, РФ социаль иминият фонды документлары турында бара. Концепция проектлары һәм закон проектларын эшләү өчен техник йөкләмәләр, рәсми бәяләмә проектлары һәм хокукый экспертиза үткәргәндә рәсми бәяләмә проектларына нәтиҗәләр шул ук процедураны үтәләр.
Актларның һәм аларның проектларының коррупциягә каршы бәйсез экспертизасын үткәрергә теләк белдергән юридик һәм физик затларны аккредитацияләү буенча вәкаләтләр ныгытылды.
Указ аңа кул куелган көннән алып үз көченә керә.
Указ  "Российская газета"да (22.01.2010 N 12), РФ Законнар җыентыгында (25.01.2010 №4 ст.368) бастырылып чыгарылды.
 
«Гарант» компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International