Физик затларның керемнәргә салымнары (ФЗКС) буенча салым декларациясенең яңа төре расланды

2010 елның 9 феврале, сишәмбе
Узган елның ахырында РФ Салым кодексына күп кенә үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, салымнардан азат ителә торган керемнәр исемлеге киңәйтелде. 2009 елның 29 декабрендәге 145н номерлы РФ Финанс министрлыгы боерыгы нигезендә ФЗКС буенча салым декларациясенең яңа төре (3-ФЗКС төре) һәм аны тутыру тәртибе расланды. 
Билгеле шартларда авыл хуҗалыгының товар җитештерүчеләреннән натураль формада хезмәт хакы сыйфатында алынган керемнәр салымнардан азат ителәләр. Әлеге сумма 3-ФЗКС яңа төренең Г1 Битендә күрсәтелә. Исәп-хисап Г1 Битенең дәвамында күрсәтелә.
Хәзер Г2 Битендә конкурсларда, уеннарда һәм башка реклама чараларында алынган отышлар һәм призлар суммасы күрсәтелә.
Декларациянең яңа төрендә өстәмә бит - Г3 барлыкка килде. Анда процентларда экономия ясаудан тотып калынган матди табыш рәвешендәге керемнәрдән тотып алынган салым исәп-хисабы гамәлгә ашырыла (элек Г2 Битендә күрсәтелә иде).
2009 елның 29 декабрендәге 145н номерлы РФ Финанс министрлыгы Боерыгында ашыгыч килешүләрнең кыйммәтле кәгазьләре һәм финанс инструментлары белән операцияләр исемлегендә үзгәрешләр чагылдырылган.
Шулай ук стандарт салым тотып калган акчаларны алырга мөмкин булган керемнәр күләме ачыкланды. Шулай итеп, 400 сумлык тотып калынган акча ел башыннан арта баручы нәтиҗә белән исәпләп чыгарылган керем 40 мең сумнан (ә 20 мең сумнан түгел) артканчы һәр ай саен түләнәчәк. Һәр балага 1 мең сум күләмендәге тотып калынган акчаны (элек – 600 сум) бер айга кадәр алырга мөмкин. Анда керем 280 мең сумнан арта (элек – 40 мең сум).
Моннан тыш, документларның кодлары белешмәсе яңартылды. Аннан СССР паспорты төшереп калдырылды (код 01).
2009 елның 29 декабрендәге 145н номерлы РФ Финанс министрлыгы Боерыгы 2009 ел салым периодына салым декларациясен бирү вакытыннан алып үз көченә керә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International