ТР Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вазыйфалары исемлеге турында

2010 елның 10 феврале, чәршәмбе
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең гражданнар вазыйфага билгеләнгәндә һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре вазыйфа биләгәндә үз керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат, шулай ук үз хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә бурычлы булган вазыйфалары исемлеген раслау турында” 2009 елның 30 декабрендәге ПУ-701 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы башкарылу йөзеннән Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы белән ТР Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең биләп торганда коррупциячел тәвәкәллекләр белән бәйле булган вазыйфалары исемлеге расланды.
Әлеге вазыйфалар буенча вазыйфаи бурычларны башкару түбәндәгеләрне күздә тота: хакимият вәкиле функцияләрен яисә оештыру – боеру яки административ – хуҗалык функцияләрен даими, вакытлыча яки махсус вәкаләтләр нигезендә гамәлгә ашыру; дәүләт хезмәтләрен гражданнарга һәм оешмаларга тапшыру; контрольдә тоту һәм күзәтү чараларын гамәлгә ашыру; бюджет ассигнованиеләрне, субсидияләрне, бюджетара трансфертларны бүлү турында, шулай ук чикле ресурсларны билгеләү турындагы карарларны әзерләү һәм кабул итү; дәүләт мөлкәте белән идарә итү; дәүләт сатып алуларын яисә лицензияләрне һәм рөхсәт кәгазьләрен бирүне гамәлгә ашыру; матди-техник ресурсларны саклау һәм бүлү.
Боерык нигезендә ТР дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлеген алып баруны оештыру һәм дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм хатыннары (ирләре) һәм балигъ булмаган балалары тарафыннан алынган керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматны тапшыру тәртибен дәүләт граждан хезмәткәрләренә җиткерү Министрлыкның кадрлар бүлегенә һәм дәүләт хезмәтенә йөкләнде.   
Югарыда әйтелгән боерык 2010 елның 25 гыйнварында ТР Юстиция министрлыгында дәүләт теркәвен узды һәм 754 номеры белән теркәлде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International