Хокукый мәcьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы

2007 елның 18 мае, җомга
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Хокукый мәcьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының чираттагы утырышы булды. Көн кадагына берничә закон проектын карап тикшерү куелган иде.
Комитет әгъзалары түбәндәге закон проектларын карап тикшерделәр һәм кабул иттеләр:
“Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында” (ТР хезмәт һәм эш белән тәэмин итү министры Б.Ф.Захаров тәкъдим итте);
“Депортацияләнергә яисә Россия Федерациясеннән читкә административ куылырга тиеш чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны вакытлыча тоту өчен махсус учреждениеләр төзү тәртибе турында”;
“Татарстан Республикасында чит ил инвестицияләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”.
“Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен, пенсионерларын һәм аларның гаиләләре әгъзаларын торак белән тәэмин итүнең дәүләт гарантияләре турында” ТР Законы проектын әйтелгән күрсәтмәләрне искә алып эшләп бетергәннән соң, ТР Министрлар Кабинеты каравына кертергә карар кылынды.
“Республиканың клиник офтальмология хастаханәсе” Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау дәүләт автономияле учреждениесен төзү турында” һәм “Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт автономияле мәгариф учреждениеләре төзү турында” ТР Министрлар Кабинеты карарлары проектлары турында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ә.Ә.Гыйльманов җиткерде.
Комитет әгъзалары рәислек итүче ясаган күрсәтмәләрне керткәннән соң, ТР Министрлар Кабинеты карарлары проектларын алга таба карап тикшерү өчен юнәлтергә дигән карарга килделәр.
Хокукый мәcьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты М.Ф.Мәһдиев катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International