Нотариус эшчәнлеге территориясен үзгәртү тәртибе расланды

2010 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе
Нотариус җәмәгать-хокукый функцияләрен РФ исеменнән гамәлгә ашыра торган нотариус эшчәнлеге территориясе  РФ административ-территориаль бүленеше нигезендә билгеләнә. Район яки башка административ бүленеше булган шәһәрләрдә нотариаль округ булып тиешле шәһәрнең барлык территориясе санала.
Нотариус эшчәнлеге территориясен үзгәртүгә сәбәпче булган шартлар булып түбәндәгеләр санала:
нотариаль округта нотариусның вакант вазыйфасын ачу;
нотариусның нотариаль округта җиде календарь көненнән артык вакытлыча булмаганда яисә нотариат турында РФ закон нигезләмәләренең 20 статьясы нигезендә аның урынында башка затлар булмаган очракта;
РФ субъектлары территорияләре чикләрендә нотариаль округлар чикләрен РФ субъектының дәүләт хакимияте органы карары нигезендә үзгәртү.
Нотариус эшчәнлеге территориясе башка очракларда да - нотариаль округ халкын нотариаль ярдәм белән тәэмин итү максатларында үзгәртелергә мөмкин.
Нотариус эшчәнлеге территориясен үзгәртү РФ субъектының территориясе чикләрендә гамәлгә ашырыла һәм территориаль органнар, РФ субъектының нотариаль палатасы белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Тәртип нигезендә билгеләнгәнчә, нотариус эшчәнлеге территориясен үзгәртү максаты булып юридик ярдәм һәм мирасның гарантияле хокукын алуга гражданнарның конституция хокукларын  гамәлгә ашыруны тәэмин итә.
Вәкаләтләре туктатылган нотариус яисә вакытлыча булмаган нотариус тарафыннан башланган, ләкин тәмамланмаган мирас эшләре эшчәнлек территориясе үзгәртелгән нотариуска акт буенча эшчәнлек территориясен үзгәртү периодына бирелә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International