Җәмәгать судьялары балалар турында бәхәсләр буенча эшләрне башка тикшермиләр

2010 елның 12 феврале, җомга
Президент "Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында" Федераль законның 3 статьясына һәм РФ Граждан процессуаль кодексының 23 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" Федераль законга кул куйды. Әлеге закон район судлары һәм җәмәгать судьялары арасында булган граждан эшләренең кайсы судка караганлыгын билгеләүне күздә тота. Әлеге чара җәмәгать судьяларына булган йөкләмәләрне киметергә мөмкинлек бирә. Яңа закон нигезендә җәмәгать судьялары компетенциясенә ир белән хатынның бергә тапкан мөлкәтен бүлү турында, шулай ук мөлкәт бәхәсләре буенча эшләр керә. 
Җәмәгать судьялары карамагыннан балалар турында бәхәсләр буенча эшләр, ата-ана хокукын чикләү турындагы эшләр, шулай ук өйләнешүне дөрес түгел дип тану турындагы эшләр алына.    
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International