Иң массакүләм чаңгы бәйрәме «Россия чаңгы юлы -2010» кичә республиканың шәһәрләрендә һәм районнарында узды. Анда төрле яшьтәге татарстанлылар җыелдылар. Республика башкаласында гына да стартка 5 меңнән артык кеше чыкты.
Лебяжье күле чаңгы бәйрәменең үзәге булды. Анда 2013 метрга VIP-чабышка старт булды. VIP-чабышта катнашучылар арасында ТР юстиция министры М.М.Корманов беренче булды. Министр – чаңгы ярышларында яңа кеше түгел, ул “2007 елгы Россия чаңгы юлы” vip-чабышы җиңүчесе. Мидхәт Мәзгут улы кыш җитүгә үзлегеннән даими тренировка ясый башлый. Чаңгы юлында җиңү – көн саен тренировкалар ясау нәтиҗәсе. «Россия чаңгы юлы -2010» җиңүчесенә призлы кубок һәм диплом бирелде. Котлыйбыз!
Икенче спорт мәйданчыгында - М.Горький исемендәге культура һәм ял паркында – Юстиция министрлыгы командасы да ярышка кушылды, ләкин бер бәйгедә дә призлы урыннар яулый алмады. Барысының да кәефләре яхшы иде. Моңа массалы бөтенроссия чарасында һәм Ванкуверда кышкы олимпиада үткәрү көннәрендә спорт хәрәкәтендә катнашу теләге генә түгел, бигрәк тә суык һәм кояш, алсу битләр, коймак һәм шашлык исе ярдәм итте.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ведомствоның кадрлар резервына керү өчен ачык конкурс узды. Конкурс комиссиясе утырышы йомгаклары буенча Татарстан Республикасының кадрлар резервына төп вазифалар төркеменә кертелгән җиңүчеләр билгеләнде: Галиева Лениза Нурмөхәммәт кызы, Нигъмәтҗанов Рөстәм Ринат улы, Никитина Екатерина Анатольевна, Хәсәнова Адилә Әхәт кызы, Швец Ярослав Геннадиевич.