ТР Юстиция министрлыгында вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс

2010 елның 17 феврале, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләп торуга конкурс узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышында вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс сайлавы буенча тавыш бирү үткәрелде:
а) ТР Ютазы районы җәмәгать судьясы аппаратының 1 нче суд участогы консультанты. Конкурста 2 кандидатура катнашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыйган Хөснуллина Люция Әсгәт кызы конкурсның җиңүчесе дип танылды;
б) Казан шәһәре Киров районы җәмәгать судьясы аппаратының 5 нче суд участогының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыйган Киселевич Анастасия Владимировна конкурсның җиңүчесе дип танылды;
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International