РФ Конституция Суды "Фемида" югары юридик премия лауреаты булды

2010 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе
2010 елның 13 февралендә Мәскәү шәһәрендә 14-нче "Фемида" югары юридик премиясен тапшыру церемониясе узды. Башлап җибәрүчеләре: Россиянең Юристлар ассоциациясе һәм Мәскәүнең юристлар клубы.  
Конституция судына премия кеше һәм граждан хокукы һәм иреге өлкәсендә РФ конституция принципларын саклаганы өчен бирелде.
Оештыру комитеты карары буенча Конституция Судына премия Санкт-Петербург шәһәрендә тапшырылачак.
Шулай ук премиягә лаек булдылар: Анатолий Ковлер, Россиядән кеше хокуклары буенча Европа Суды судьясы, кеше хокукларын яклау һәм төп ирек конвенциясе турында белемнәрне тарату буенча актив эшчәнлеге өчен; Алексей Новгородов, милиция полковнигы, бандитлар төркемен тоту буенча махсус операцияләр үткәргәндә шәхси батырлыклар күрсәткәне өчен; Юрий Семин, Мәскәү шәһәре прокуроры, социаль өлкәдә законнарны саклау буенча нәтиҗәле гомуми күзәтү тикшерүләрне оештырганы өчен; "ПрайсвотерхаусКуперс Аудит" ЯАҖ, Россиядә юридик тәҗрибәнең югары үрнәкләре өчен; Сергей Капица, физик-математик фәннәр докторы, кеше турында киң дисциплинаара тикшеренүләр өчен; Станко Беятович, Сербия Республикасының Җинаять хокукы ассоциациясе президенты, юристларның халыкара хезмәттәшлеген ныгыту буенча нәтиҗәле эшчәнлеге өчен; Рушан Хвесюк, "Альфа-банка" Директорлар советы әгъзасы, икътисадый кризис шартларында банк эшчәнлегенең югары дәрәҗәдәге ышанычлылыгын тәэмин итә торган юридик һәм административ механизмнар булдырган өчен.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International