«Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълуматны ала алуны тәэмин итү хакында” Федераль законны гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы

2010 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе
ТР Юстиция министрлыгында «Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълуматны ала алуны тәэмин итү хакында” 22.12.2008 елдагы 262-ФЗ номерлы Федераль законны  гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Аның составына суд органнары, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе, ТР Мәгълүмат технологияләр үзәге һәм ТР ЮМ вәкилләре керделәр.
Киңәшмәдә катнашучылар ТР ЮМ тарафыннан эшләнгән «Татарстан Республикасы Конституция суды һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге турында мәгълуматны ала алуны тәэмин итү хакында” ТР законы проекты турында фикер алыштылар. Сүз Татарстан Республикасы Конституция суды һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты сайтларын булдыру, шулай ук аларны Интернет челтәрендә урнаштыру турында барды.
Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе урынбасары  А.Г.Гатауллин фикер алышуда Татарстан Республикасы Конституция суды тарафыннан эшләнгән «Татарстан Республикасы Конституция суды эшчәнлеге турында мәгълуматны ала алуны тәэмин итү хакында” закон проектын тәкъдим итте. Анда, Татарстан Республикасы Конституция суды фикеренчә, аның суд башкаруы үзенчәлекләре ачыкланды. 
Эшче төркем әгъзалары ике закон проектын да ТР Югары судыннан һәм ТР Арбитраж судыннан килгән шелтәләрне исәпкә алып эшләп бетерүне Министрлыкның закон проектлары белән эшләү бүлегенә йөкләде.
Аннары эшче төркем әгъзалары җәмәгать судьялары сайтларын Интернет челтәрендә урнаштыру турында мәсьәләне хәл иттеләр. ТР ЮМ тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Конституция суды һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары сайтын ТР Хөкүмәтенең Рәсми Порталында урнаштырырга кирәк, чөнки судлар өчен әлеге вариант урнаштыруга финанс чыгымнары таләп итмәячәк. ТР Мәгълүмат технологияләр үзәгенең генераль директоры урынбасары Д.Н.Насыров аңлатканча, моның өчен кыенлыклар юк, ТР Җәмәгать судьялары порталын булдыру буенча техник задание бирү җитә. Ул ТР ЮМ тарафыннан, «Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълуматны ала алуны тәэмин итү хакында” 22.12.2008 елдагы 262-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә эшләнәчәк.  
Эшче төркем утырышында билгеләнгәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен ТР җәмәгать судьялары аппаратын компьютерлар белән, Интернет челтәре һәм кадрлар белән тәэмин итәргә кирәк булачак. Кадр мәсьәләсен хәл итү ТР Судьялар советы утырышына күчерелде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International