Дәүләт думасы президентның региональ парламентта депутатлар санын билгелүче закон проектын беренче укылышта кабул итте

2010 елның 19 феврале, җомга
Дмитрий Медведев законнар чыгаручы Федераль субъект идарәсе органы санын регионның сайлаучылар санына һәм аның финанс-икътисади мөмкинлекләренә турыдан-туры бәйлелеген белдерүче бердәм критерий тәкъдим итте. Шуңа курә закон проектында катгый теркәлгән саннар тәкъдим ителми – территориядә теркәлгән сайлаучыларның билгеләнгән санына бәйле законнар чыгару җыенында ничә депутат булырга тиешлеге ачыкланмый. Үзләрендә нинди парламент булдыру мөмкинлеген регионнар мөстәкыйль рәвештә хәл итсеннәр өчен “шундый чәнечке” бирелә. Әгәр сайлаучылар саны 500 меңнән азрак җыелса, региональ парламентта аларның мәнфәгатьләрен 15 аз һәм 50 артык булмаган депутат саны вәкиллек итәчәк. Сайлаучылар саны 500 алып бер миллионга кадәр җыелса, парламентта 25 тән 70 кадәр депутатлар саны булачак. Бер миллионнан алып ике миллионга кадәр сайлаучылар саны теркәлгән эрерәк регионнар 35 алып 90 кадәр депутаталар санын тәшкил иткән законнар чыгаручы җыеннар булдыра алалар. Ике миллионан да артып киткән сайлаучылар саны булган очракта исә, региональ парламентлар 110 һәм иң азы 45 вәкил тәшкил итәргә мөмкин.
Бердәм критерий турындагы Федераль закон 2011 елның 1 августыннан үз көченә керергә тиеш.
Российская Газета
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International