Татарстанда “Россия юристлары ассоциациясе”нең төбәк бүлеге төзелә

2007 елның 22 мае, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеген төзү турында мәсьәлә хәл ителгән оештыру комитетының утырышы булды.
Оештыру комитеты эшендә ТР Арбитраж суды рәисе Р.И.Сәләхов, Татарстан Республикасы Прокуроры К.Ф.Әмиров, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Р.Г.Вәгыйзов, Татарстан таможнясы начальнигы Н.М.Коцюбенко, ТР Президентының Дәүләт хокук идарәсе җитәкчесе Р.А.Сәхиева, ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Ш.Ш.Яһүдин, ТР Югары суды рәисе урынбасары И.И.Гыйләҗев, Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалы директоры Р.Н.Рәхмәтуллина, ТР Адвокат палатасы президенты Л.М.Дмитриевская катнашты.
Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов алып барды. Мидхәт Мәзгутович оештыру комитеты әгъзаларына “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы президиумының 9 нчы утырышы карары нигезендә һәм Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев йөкләмәсен үтәү максатында Татарстан Республикасында “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге төзелү турында мәгълүмат бирде. Бу оешманың төбәк бүлекләре Россиянең барлык төбәкләрендә дә диярлек төзелгән инде.
Көн тәртибенә оештыру мәсьәләләрен хәл итү чыгарылган иде. Беренче булып “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе кандидатурасы турында фикер алыштылар. Төбәк бүлеге рәисе урынына ТР юстиция министры М.М.Корманов тәкъдим ителде.
Аннары оештыру комитетында катнашучылар Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзаларына кандидатлар мәсьәләсен тикшерде. Советның саны билгеләнде: 21 кеше һәм ревизияче кандидатурасы тәкъдим ителде.
Оештыру гамәлгә кую җыелышын июнь ахырында РФ Дәүләт Думасының Граждан, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар комитеты рәисе П.В. Крашенинников катнашында үткәрү уйланыла. “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе булып торучы Крашенинников белән ТР юстиция министры Корманов Татарстанда әлеге оешманы оештыруның кайбер моментлары турында сөйләшкән инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International