Дәүләт барлык ветераннарны, аларның матди хәленә карамастан, торак белән тәэмин итәчәк

2010 елның 20 феврале, шимбә
ИА REGNUM Новости корреспонденты хәбәр иткәнчә, яшәү торагына мохтаҗ булган Бөек Ватан сугышының барлык ветераннары, аларның матди хәленә карамастан, яшәү тораклары белән тэмин итәргә боеручы закон проекты Россия Федерациясе Дәуләт думасына 19 февральдә кертелгән. “Ветераннар турында” федераль законга үзгәреш кертү хакында” закон проектының авторлары Дәүләт думасы спикеры Борис Грызлов җитәкчелегендә яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын, хәлак булган инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының гаилә әгъзаларын исәпкә алуны чикләүләрне бетерүче төзәтмәләр үз көченә кергән дип искәртәләр.
Әмма ветераннарны яшәү торагына мохтаҗ дип тану өчен зарур булган нигезләрен билгеләүче бердәм ысул юк. Шулай итеп, Дәүләт думасы депутатлары билгеләвенчә, берничә регионда “әлеге гражданнарны аз тәэмин ителгән граңданнар дип тану зарурлыгы хакында сорау” куелды. Закон проекты тарафыннан ветераннар, аларның матди хәленә карамастан, яшәү тораклары белән тэмин ителергә тиеш дип, төгәлләнә. “2010 елда ветераннарны яшәү тораклары белән тәмин итү хакында Россия Федерациясе президенты карарын үтәүгә бу ,һичшиксез, этәргеч”, дип ассызыклыйлар закон проекты авторлары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International