Бүген ТР Юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров ТР Дәүләт Советы вәкиле сыйфатында Казан шәһәренең Вахитов районы суды утырышында катнашты, анда граждан В.Е. Плющевның “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында” 1999 елның 17 ноябрендә кабул ителгән 2440 номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү буенча “гамәлләр кылуга мәҗбүр итү” шикаять гаризасы карап тикшерелде.
Граждан В.Е.Плющевның шикаять гаризасының асылы шунда ки, гариза бирүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советына “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында” ТР Законына тиешле суд участогының халкы тарафыннан җәмәгать судьяларын сайлап куюны тәгаенлаштыручы норманы кертүне, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органы тарафыннан сайлап куелу очракларын һәм бу ике очракны билгеләүче органны кертергә куша. Дело материалларын карап тикшерү нәтиҗәләре буенча Казан шәһәренең Вахитов районы суды карары белән гариза бирүчегә шикаять таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартылды.